ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)
Канал MAX @club223866279 в категории «Книги и подкасты»
Канал публикует рассказы и художественные тексты на казахском языке.
Подписчиков
1 162
Средний охват поста (30д)
512
Постов за 7 дней
234
Вовлечённость (ER, 30д)
0.5%
Последние посты канала ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)
- 14.06.2026 — Акмөгезен ияртеп, үзләренә таба юнәлгәндә Гамиләнең баскыч төбенә чыгып баскан улын күргәч, йөрәге өшеп киткәндәй булды Әпүшнең. Күзләрен мөлдерәтеп, берни дә аңламыйча карап тора бахыр. Карт тукталды, әкрен генә атлап, малай каршына килде, калтырана төшкән сыңар кулы белән аның (157 просмотров)
- 14.06.2026 — Кошлар да җирсеп, океан-дәрьялар, таулар кичеп, туган якка кайта. Юлны ничек табалардыр, ярсый-ярсый канат кагынып, арып-талып кайтып җитүгә сыерчыклар, тургайлар өздереп сайрарга тотына. Туган җирдә оя корып, бала чыгарырга дип кайта алар. Салкын кышны чыгарга янә җылы якларга к (130 просмотров)
- 14.06.2026 — Хәлсез кечтекинең аягы җиңел булды. «Үзем үстерәм! Бала төс түгел икән сезгә!» дип дулаган Маһинур карчыкның ачуы тиз сүрелде. Аның каравы, Гөлсәриягә төп йортка кайтып-китеп йөрергә юл ачылды: имезү сылтавы белән чоланда сабыен кочып утырган анага тамак ялгарлык ризык эләкми кал (128 просмотров)
- 14.06.2026 — Ярсый-ярсый канат кагынып... (повесть) Роза МУЛЛАНУРОВА 7. (Ахыры.) Гомер буе авыр эштә изелгән ир-атның күбесе язмыш сынавына чыдамый: дөньясына кул селти дә эт ялкавына әйләнә. Эчүгә сабыша. Ә ул яралардан сызланса да, сер бирми. Дөрес, судан саф, сөттән ак түгел. Ярсып, кызып, (151 просмотров)
- 14.06.2026 — Бала тапкач, кан яңара, көч арта, дигән булалар да, бер кабарлык ипи булмаса, тәгам исе чыкмаса, каян артсын көч? Баладан котылгач, аңарчы да юньле ризык күрмәү сәбәпче идеме, авырлы чакта борчу-хәсрәт йоту хикмәтеме – юк бит сөте! Бик кыйммәт ирек хакы! Югыйсә Шиһабныкылар запас (168 просмотров)
- 14.06.2026 — Башка чыкканда атасы белән үгиеннән аларга нибары бер бидерә бәрәңге тиде. Аны да Рәйсә кеше күрмәгәндә, яшереп арбага чыгарып салды. «Бәхетле булсыннар!» – диде дә, йөгерә-атлый өйгә кереп китте. Яхшы күңелле хатын булып чыкты ул үзе, җаннар җанга тартмадымы, бербөтен була алмад (141 просмотров)
- 14.06.2026 — Әмма закон – канун буенча... Елга якын бергә яшәп тә, авыл советына барып, язылышырга өлгермәделәр. Кирәксенмәделәрме? Мондый хәл булырга мөмкин дигән уй башына килмәде. Ә Рәйсә нык торган: язылышканнар! Карындагы яралгыга җан кергәч, тибенә башлагач, сулкылдап, күзе ачылды: Хода (144 просмотров)
- 14.06.2026 — Ярсый-ярсый канат кагынып... (повесть) Роза МУЛЛАНУРОВА 6. Атна буе давыл котырды. Җил бер тынды, янә көчәеп, күктәге каракучкыл болытларны айкап, әрле-бирле куып йөртте. Ишегалдында җәелеп үскән шомырт, миләшләрнең бүрткән бөреләрен йолыкты. Мөкәррәмә апаларыннан калган ике тәрә (151 просмотров)